«Уйныйбыз да күңел ачабыз, халыкларны искә төшерәбез»: фольклор уены (6+)

8 июнь көнне мәктәп яны лагере балалары өчен 15 нче санлы китапханә «Уйныйбыз да күңел ачабыз, халыкларны искә төшерәбез» дигән фольклор уены уздырды. Бәйрәм чарасын «Кайсы күршеләр байракларын югалткан?» кереш уены ачып җибәрде, малайларны һәм кызларны Идел буе халыклары республикаларының символикалары белән таныштырды. 

Веселимся и играем ….
IMG_20220608_114817
IMG_20220608_094920
IMG_20220608_104151
IMG_20220608_115205
IMG-20220608-WA0011
IMG_20220608_102004
IMG_20220608_095851

Рус халык киемендә алып баручы балалар белән «Халыкны таны – парын тап» уены уздырды, аның шартлары буенча балалар, рәсемгә карап, Идел буе халыклары киемендәге курчакларның парын табарга һәм аларның милләтен белергә тиеш булды. 
Һәр милләткә уен яки викторина багышланды. «Уен шигырьләрен дәвам ит» викторинасы һәм «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү – балаларны рус фольклоры белән, «Удмурт табышмаклары авылы» викторинасы удмурт халыклары гореф-гадәтләре белән таныштырды. Курай авазлары мәктәп укучыларын башкорт фольклорына алып кереп китте. «Наряжака хозика» халык җырының видеоязмасы – балаларга мордва халык авыз иҗатын күрсәтте. Чуваш гореф-гадәтләре турында балаларга «Җил балалары» уены сөйләде. 

Укучылар янына кунакка Татар кызы һәм Мари кызы килде. Татар кызы балалар белән «Түбәтәй» уены уйнады һәм «Карга боткасы» кебек кайбер татар халык бәйрәмнәрен һәм йолаларын искә төшерде. Мари кызы үз халкының фольклоры белән «Шергашим шылтен» уены ярдәмендә таныштырды, һәм шулай ук кайбер гореф-гадәтләр турында сөйләде. 
Бәйрәм яшьтәшләре иллюстрацияләреннән ясалган «Халыклар дуслыгы» мультфильмын карау белән тәмамланды.   

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: